Ana səhifə BAŞ YAZI Azərbaycanlı şairənin şeirləri tatarca…

Azərbaycanlı şairənin şeirləri tatarca…

Müəllif: Bizim Yazı
775 baxış

Сона Вәлиева

(Sona Vəliyeva)

Кәрван

Бер ботак шәүләгә мохтаҗ,
Бер болыт явымга ач.
Борчуын имләр дару юк…
Иксез-чиксез чүлдә калган
Юлын башлап киткән кәрван.

 

Юлчылык ул – иске сырхау,
Арттан сөрән җитмәс юллар…
Кире кайтып булмас аннан,
Син – бичара, юл – бичара.
Юлын башлап киткән кәрван.

Китикче бу шәһәрдән

Яфраклар да саргаеп,
Коелачак каһәрдән.
Хатирләрне алып
Китикче бу шәһәрдән.

Саргайган яфрак белән
Сүнәр хатирә-учак.
Тиле давыл-юлбасар
Кальбемне бушатачак.

Аерылу ачысыннан
Саргаер хәтта күңел.
Китикче бу шәһәрдән,
Бу көз минеке түгел!

Бу туфракның сагышы –
Башыннан чыккан томан.
Көз дә гамьле хатын күк
Туктамый елавыннан.

Көзләрне кичү читен,
Кыштан язгача ни бар?
Кояшлы ишекләрдә
Бетәчәк сагынулар.

Китикче бу шәһәрдән,
Бу көз минеке түгел.
Аерылу кул биргәндә
Саргайды инде күңел!

Баллы чәчәк
(Кызыма)

Гомеремә килүе яз вакытыдыр,
Гөлләр арасында үз чәчәгемдер.
Тәкъдиргә язылган Тәңре бәхтедер,
Лалә чәчәгемдер, кыз чәчәгемдер.

Бу татлы язмыштыр, бал тәмендәдер
Җылы хыяллары эчендә мең-мең…
Балалар ансыз да бал тәмендәдер
Чәчәк баллылыгын мин инде күрдем.

Әй, куркак карашлы нәни чәчәгем,
Син кайсы әкияттән чыгып киләсең?
Син минем гомремә килгәнгә кадәр
Ничек яшәгәнне каян беләсең?

Дөньяның байлыгы, барлыгы, дәүләте
Бу чәчәк баланың чәченә тимәс.
Күзләреңдә дөнья көлеште әле,
Кайгылар әлегә каршыңа килмәс.

Әй баллы чәчәгем, әй кыз чәчәгем,
Өемә таралды гел язгы җырлар.
Һәр агач бер чәчәк бирмичә китсә
Бөтен галәмнәр күчәрдән кубар.

Ачыйк ишекләрне

Син өзмә үзеңне, елама болай,
Кыска юлларның нигәдер гомре аз.
Һәр ябык ишеккә бикле димә, кил,
Тәкъдирдән бәхетеңә килер яз.

Һәр бикле ишекне бикли алмасак,
Һәр баглы язмышның үз тылсымы бар.
Йөз еллар Араз ны бикле дип белдек,
Йөз еллар дәртемә тапмыйм ачкычлар.

Әле күп дәртемнең дәрманы серле,
Әле күп ачкычлар дию кулында –
Бер халык язмышы оттырылган көн,
Ишек баглы хәтта Аллаһ нурына.

Янә өметеңне өзмә, кил әйдә,
Юлларың ул үзе кояштыр, судыр.
Ишекнең бер ягы “Җәнги”, “Вагзалы”
Икенче ягында бер гүзәл торыр.

Бу дөнья бинадан хали түгел бит,
Хакыйкать бер ачкыч, гайрәт бер ачкыч.
Фәләк нең хөкемен артык күзләмә,
Һәр ишек, һәр юл язмышы гел сагыш.

Сер ачылыр нурлы, аяз иртәдә,
Бер ак атлы углан каршыңа чыгар.
Сынар бәхетебез тылсым-сихере,
Ачылыр ишекләр, ачылыр юллар.

Син өзмә үзеңне, елама болай,
Бөтен юлларның нигәдер гомре аз.
Һәр ябык ишеккә бикле димә син,
Ходадан ачкыч булыр, көт бераз!

(Азәрбайҗанчадан Рифат Сәлах күчерде)

Qaynaq: //kazanutlary.ru/ijtimagij/item/1001-az%D3%99rb%D3%99y%D2%97an-shagyiyr%D3%99se-sona-v%D3%99lieva

You may also like

Şərh yaz

Layihə haqqında

Sayt Azərbaycan Respublikasının Qeyri-Hökumət Təşkilatlarına Dövlət Dəstəyi Agentliyinin maliyyə yardımı ilə hazırlanmışdır.

Saytın məzmunu

 

Saytın məzmunu DGTYB İctimai Birliyinin cavabdehliyindədir, bu baxımdan saytın məzmunu Azərbaycan Respublikasının Qeyri-Hökumət Təşkilatlarına Dövlət Dəstəyi Agentliyinin mövqeyini əks etdirmir.

Bizim Yazı ©2022 – Bütün hüquqları qorunur.